Терроризмга каршы бергәләп.
Экстремистлар кешеләрне милләтләре, расалары, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Теләктәш итеп үз-үзләренә ышанычлары, ихтыяр көчләре булмаган кешеләрне сайлыйлар. Шуңа күрә яшьләргә, аеруча сизгер дә, белемле дә, игътибарлы да,физик яктан көчле дә булырга кирәк. Көндәлек тормышта бу турыдан-туры безгә кагылмаса да, мондый очрашулар,түгәрәк өстәлләр терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш юнәлешендә уйланырга этәрә.