Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә»

Балалар өчен Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде, кичә барышында аның якты, кызыклы, әмма шул ук вакытта авыр һәм фаҗигале язмышы турында сөйләдек. Катнашучылар шагыйрь тормышы, әдәби эшчәнлеге, аның Бөек Ватан сугышы чорында эшчәнлеге белән таныштылар, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән автобиографик шигырьләр китабы «Моабит дәфтәре» турында искә мәгълүматлар бирелде. Шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган викторина уздырып. Белемнәребезне тирәнәйттек. Кичә шагыйрьнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.