Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Все «PROфото»

Урта Пошалым авыл китапханәсендә информация сәгате үтте. Анда  фотография үсеше тарихы турында сөйләштек, фотография рәсем сәнгатеннән нәрсә белән аерылып тора, фотограф булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген һәм оста итеп фото төшерүнең кайбер серләрен ачтык. Әгәр телефонга яки шәхси фотоаппаратка төшерелгән фотолар сыйфатлы булмаса, аларның сыйфатын яхшырту өчен ниләр эшләп булганын белдек. Катнашучылар нинди программаларда фотоларны бушлай һәм тиз үзгәртеп булуы турында  информация алдылар. Ахырдан барлык катнашучыларга буклетлар тапшырылды, анда бушлай андроид фото редакторлары турында кыскача мәгълүмат бирелә, алар ярдәмендә телефондагы  фотоларның сыйфатын  яхшыртырга мөмкин.