Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Бар бит әле минем кешеләргә, Гүзәл гөлләр бүләк итәсем»

Китапханәдә укытучылар көненә һәм өлкәннәр көненә багышланган кичә узды. Кичә кунаклары педагогик хезмәт ветераннары, шулай ук ветеран  авылдашлар булды. Кунаклар конкурсларда бик теләп катнаштылар, мәктәп тормышыннан күңелле истәлекләр бнлән уртаклаштылар. Кич җылы һәм күңелле атмосферада үтте. Бәйрәмнең кунаклары адресына бик күп яхшы сүзләр әйтелде, мәхәббәт, көз, гаилә турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Бәйрәм өстәле артынла, килгән кунаклар күңелле  итеп үзара аралаштылар, яшь елларын искә төшерәеп, яраткан җырларын җырладылар, шигырьләр укыдылар, проблемалар турында онытып рәхәтләнеп ял иттеләр.