Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Көзге муллык – изге эшләргә

Көзге игелек атналыгы кысаларында хәйрия ярминкәсе үтте. Көз - табигатьнең сихри матурлыгын гына түгел, мул уңыш та бүләк итүче искиткеч алтын чор. Авылдашларыбыз үзләренең бакчаларында булган уңыштан, үзләре җитештергән продукциядән өлеш чыгардылар, кул эшләрен алып килделәр.  Хезмәтләре белән тырышучыларга, вакыт табып килеп малларны сатып алучыларга рәхмәт яусын.  Ярминкәдә сатылган товарлардан 2000 сум акча тупланды.