Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Кызыл китап ни сөйли?»

Китапханәче балаларга Кызыл китапның нәрсә икәнен, аны булдыру ни өчен кирәклеген, төрле төстәге китапның битләрен ни өчен барлыкка килгәнен сөйләде. Балаларга шулай ук  Кызыл китапка  үлеп бетү чигендәге хайваннар, үсемлекләр, кошлар язылганлыгын сөйләдек. Шулай ук Татарстан Республикасы һәм Арча районындагы тыюлыклары белән дә таныштык. Кызыл китапны актарып, балалар  табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм югалып баручы төрләрне ничек саклап калу турында уйладылар, табышмакларга җавап эзләдек, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшердек. Чара азагында балалар планетабыз чистарак һәм матуррак булсын өчен, без һәрберебез нәрсә эшли алабыз дигән темага фикер алыштылар.