Чүлмәнчек - яңгыр теләү йоласы
Авылда ЧҮЛМӘНЧЕК уенын уйнап яңгыр чакырдык. Барлык кешеләр бер-берсен су белән коендыралар. Болай эшләүгә берәү дә беркемгә дә үпкәләми, йоласы шул. Яңгырлар озак яумаса авыл халкы шулай су сибеп яңгыр теләгән. Иң элек урамда бала - чагалар узучыларга су сибеп йөри , өлкәннәр яңгыр теләп дога кылалар. Шулай ук бу көнне ботка да пешә, урамда су сибешеп кайткач, барыбыз бергә җыелышып ботка ашадык.