Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Капка

«Uen Fest» проекты кысаларында балаларны татар халкының уен сәнгате, Татар уеннары төрләре белән таныштырдык, борынгы уеннарның күптөрлелеге, аларның барлыкка килү тарихы турында сөйләдек. Шулай ук ул уеннарны балаларга өйрәттек һәм бергәләп уйнадык. Бу көнне Балалар белән «Капка» татар халык уены уйнадыл. Уен шартлары буенча катнашучылар парлап бер-бер артлы торалар, «капка» ясап, бергә үрелгән кулларын өскә күтәрәләр. Көй башлангач, бер пар капкага керә, аларның урынына баса, һәм бу пар башка капкага бара. Музыка туктаганчы капкага керә алмаган пар җәзага тартыла.