Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Туган якта очрашулар»

Авыл көне бәйрәменә җирле халык кына түгел,үз вакытында шушы авылда яшәп, инде башка җирләрдә төпләнгән кешеләр дә авылдашлары белән очрашу өчен бәйрәмгә җыелды. Традиция буенча авыл көнендә туган авылның үсешенә үзеннән өлешен керткәннәрне хөрмәтләдек. Алар өчен чын күңелдән котлаулар яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яңа туган балалар, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр, яшь парлар, юбилярлар, авылның өлкән яшьтәге кешеләре  хөрмәтләнде. Бәйрәмдә катнашучылар өчен кызыклы конкурслар һәм ярышлар оештырылды. Тамашачыларны  бәйрәм буенча концерт программасы сөендерде, анда безнең авылның төрле яшьтәге үзешчән артистлары катнашты. Еллар узу белән авыллар үзгәрә. Авыл халкы авылның мәдәни тормышында актив катнашкан, аның файдасына күбрәк эшләгән саен, тормышыбыз да шулкадәр яктырак һәм матуррак  була бара.