Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Матур булсын дисәң киләчәк...»

26 июнь көнне Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. шушы уңайдан яшьүсмерләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү өчен китапханәдә түгәрәк өстәл үтте. Күргәзмәгә бу темага төрле китаплар, буклетлар куелды. Чара барышында сүз наркотиклар, куллану нәтиҗәләре, наркотик матдәләр куллануга җәлеп итү ысуллары, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында барды. Катнашучылар бик актив әңгәмәдә катнашып, наркотикларга карата үзләренең фикерләрен белдерделәр. Нәтиҗә: наркомания - үлемгә китерүче авыру һәм проблема, ул бик авыр хәл ителә һәм бүгенге көнгә кадәр җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле дәвалау ысуллары юк, шуңа күрә мондый матдәләрне сынап карау вәсвәсәсе зур булса да, моны эшләргә кирәкми