Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Я расскажу вам о войне = Мин сезгә сугыш турында сөйлим

"Поющие фотографии войны = Сугыш турында сөйләүче фотолар" республика проекты кысаларында китапханәдә әдәби кичә узды. Чарада катнашучылар туганнарының, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотоларын алып килделәр. Сугышның авырлыгын  кичергән ветераннарның фотолары бик күп нәрсә турында сөйли, аларны тик игътибар  белән карарга гына  кирәк... "Поющие фотографии войны = Сугыш турында сөйләүче фотолар"- бу безнең авылдашларыбыз тарафыннан туганнарына багышланган Сугыш турында алар тарафыннан язылган шигырьләр. Бөек Проектта катнашу Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре  һәм Җиңү көнен якынайткан барлык кешеләр турында истәлекне мәңгеләштерү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Әдәби кичәдә катнашучылар, Китапханә каршындагы «Шигъри җаннар» клубы әгъзалары үзләренең  якыннарына багышлап язган  шигырьләрен укыдылар, ә Бөек Ватан сугышы ветераннары –  сугыш чоры балалары истәлекләре белән уртаклаштылар. Бөек Ватан сугышы һәм анда Җиңү - Россиянең даны һәм горурлыгы. Ватаныбызны яклаган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак!