Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Дәүләт символлары гади түгел, күмелгәннәр данга, шөһрәткә»

Китапханәдә балалар өчен «Дәүләт символлары гади түгел, күмелгәннәр данга, шөһрәткә» дип аталган тарихи экскурс узды. Ул Россия көне - Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәменә багышланды. Россия көненең барлыкка килү тарихы турында тарихи экскурсия үткәрелде. Чара барышында дәүләт символларыбыз: Герб, Флаг һәм Гимн турында сөйләдек. Безгә Гербта ике башлы бөркет кайдан килде, Россия флагы төсләре нәрсәне аңлата һәм дәүләт Гимнында нәрсә турында җырлана - шулар турында сөйләштек. Алга таба чара уен белән дәвам итте. Уен үз эченә түбәндәге категориядәге сорауларны ала: «Россия тарихы», «Россия символлары», «Россиянең официаль булмаган символлары», «Әкияти Россия» һәм башкалар. Балалар белән илебез тарихына багышланган кызыклы мәгълүматларны искә төшердек.