Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сабантуй бизәкләре

Милли бәйрәмебез Сабантуена бүләк җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе ул. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр, балалар  авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма һәм башка бүләкләр җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Ә егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкара.  Без дә шушы йоланы башкарып, авыл халкын Сабантуй бәйрәменә чакырдык.