Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Бәхетле балачак илендә»

Балаларны  җәйге каникуллары башлану белән котладык, суда, юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен дә онытмаска чакырдык, китапханәгә килеп  яраткан китапларын укырга мөмкинлекне дә  онытмауларын теләдек. Бу бәйрәм көнендә балаларга төрле күңел ачу конкурслары булды. Күңелле бию музыкасы, конкурслар, табышмаклар болар барысы да бәйрәмнең уңай атмосферасын тудырды.

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә китапханәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган масштаблы "Китапстан" проекты старт алды,бу проект ТР Мәдәният министрлыгы https://vk.com/mincultrt һәм Ак Барс Дом https://vk.com/akbarsdom тарафыннан тормышка ашырыла. Бүгенге бәйрәмгә килүче балалар «Китапстан» марафонын белән таныштылар һәм бу төсле һәм кызыклы күрсәткечләрне алдылар. Җәй ахырында проектка нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк.