Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Хәзинә тапкан әдип

"Милли мәдәният саекмас чишмә" - иҗади бәйге кысаларында Урта Пошалым һәм Күлтәс авылы китапханәчеләре авылдашлары игътибарына якташ язучыбыз Гариф Ахунов иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр.
"Хәзинә тапкан әдип" дип исемләнгән кичә барышында язучының тормыш юлы, иҗаты яктыртылды. Бәләкәй Гарифның Югары Пошалым авылында яшәве турында истәлекләре, "Идел кызы" романы, "Чулпы җыры" әсәреннән өзекләр авыл үзешчәннәре тарафыннан чын артистларча, матур итеп сәхнәләштерелде.
Гариф Ахунов әсәрләрендә милли йолалар, гореф гадәтләрне чагылдырган өзекләр тамашачыларны битараф калдырмады, алар өлкән абый араларны яшьлек елларына алып кайтса, яшьләр өчен кызыклы тарихи күренешләр булып истә калды.
Чара Г. Ахуновның "Туган якка мәдхия", Р. Миннуллинның "Ахун - Ахун инде ул" шигырьләре, татар халык җырлары белән үрелеп барды.
Очрашуның икенче өлеше Урта Пошалым китапханәсендә оештырылган музей бүлмәсенә экскурсия белән дәвам итте. Музей авылдашлар көче белән тупланган кызыклы экспонатларга бик бай һәм аларның якташ язучыларыбызның әсәрләре белән бәйләнеп билгеле бер тәртиптә тезелүе игътибарга лаек.