Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Батырларның җыры, даны кала...»

Бөек Җиңх бәйрәменә багышланган тантаналы кичәгә тыл  хезмәтчәннәре һәм сугыш еллары балалары чакырылган иде. Тантаналы чарада укучылар музыкаль номерлар һәм сугыш турында шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Ветераннар авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Обелиск янында веноклар һәм чәчәкләр салдылар, «Хәтер бакчасы»акциясе кысаларында агачлар утырттылар. Кичәнең ахырында катнашучылар белән түгәрәк өстәл артында чәйләр эчеп, хатирәләр белән уртаклаштык.