Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бөтенроссия патриотик акциясе

Китапханәгә йөрүче балалар белән Бөек Җиңү көненә багышланган «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясенә кушылып, махсус операциядә катнашкан егетләребезгә хатлар яздылар.  Бүгенге көндә дә, ул вакыттагы кебек үк, кулларына корал тоткан ир-атлар Ватанны саклыйлар, хәрби бурычларын үтиләр. Өйдән еракта, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кирәк. Солдатлар өчен хатларыбыз - яхшы хәбәр, алар яклаган тыныч күк өчен рәхмәт хисләре.