Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

XIV Халыкара Акция

Урта Пошалым авыл китапханәсе «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIV Халыкара Акциясенә кушылды. Балаларга Бөек Ватан сугышы, Җиңүнең безнең халкыбызга нинди бәягә төшүе, сугыш елларында совет халкының батырлыгы һәм Геройлар турында сөйләдек. Кереш әңгәмәдән соң, акция кысаларында балаларга язучы, журналист, галим-физик, җәмәгать эшлеклесе Геннадий Черкашинның «Кукла» хикәясен кычкырып укыдык. Укуны хикәя турында фикер алышу белән тәмамладык. Халкыбызның батырлыклары истәлегенә балалар "Җиңү флагы"н күтәрделәр.