Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

"Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары"

"Корымасын шәҗәрәңнең тамырлары" дип аталган кичә үтте. Кичәдә шәҗәрә ясау тәртибе белән таныштык. Мәймүнә апа, Фәридә апа үзләренен нәсел шәҗәрәсе белән таныштырып, тәҗрибә уртаклаштылар. Шулай ук үзебезнең җирлектән чыккан беренче татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллин, халкыбызның данлыклы җырчысы Зөһрә апа Сәхәбиеваларның нәсел җепләре белән таныштык. Очрашуга килгән һәркем Мәймүнә апа китапханәгә бүләк иткән авыл тарихы белән танышып, үз гаиләләренә кагылышлы язмалар белән таныштылар.