Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

"Кыл яхшырак, чәч син иман нуры"

«Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәк мәгълүмат проектын эшләтеп җибәрде. Аның максаты - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә тормышның төрле өлкәләрендә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру.

Китапханәдә шушы проект кысаларында кичә үтте.

"Кыл яхшырак, чәч син иман нуры" дип атаган кичә мөгаллим - дини остазлар Рәшидә Исхакый һәм Рая Ахун кызы Фатхуллинага багышланды. Аларның тормыш юлы белән таныштык, Рәшидә Исхакыйга багышланган фильмны карадык. Кичәдә Рая Фатхуллина белән таныш булган авылдашларыбыз чыгыш ясады.