Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Җиребезне саклыйк»

Китапханәдә «Җир Сәгате» халыкара акциясенә багышланган акция узды. Балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән табигать турында китаплар белән таныштылар, төрле энциклопедияләрне һәм китаплардагы иллюстрацияләрне карадылар. Балалар белән хәзерге экологик проблемалар, Кызыл китап, табигатьне саклауның мөһимлеге турында әңгәмә үткәрдем. Кичә ахрында  «Планетада тәртип урнаштырыйк! дигән акция - мөрәҗәгать үткәрелде, моның өчен чарада катнашучылар экология проблемаларына үз мөнәсәбәтләрен күрсәтергә тырышкан плакатлар ясадылар. Мондый экологик акцияләр үткәрү табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә, әйләнә-тирә мохитнең табигый ресурсларын рациональ һәм сак кулланырга мөмкинлек бирә, ярдәм итә.