Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Нәүрүз мөбәрәк булсын!»

Үткән гасырлардан ук безгә килеп җиткән иң якты һәм матур бәйрәмнәрнең берсе “Нәүрүз” бәйрәменә кызыксыну һәм хөрмәт уятуны максат итеп куеп, бәйрәм үтте. Алдагы көндә, гадәт буенча, балалар өйдән-өйгә йөрделәр һәм бәйрәмгә чакырдылар, бүләкләр һәм сыйлар җыйдылар, «Нәүрүз такмаклары»н җырладылар. Бәйрәмдә  катнашучыларны бәйрәм тарихы, йолалары белән таныштырдык, бу бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар турында сөйләдек. Бәйрәм барышында барлык теләүчеләр дә күңелле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Халык уеннары концерт номерлары белән чиратлашып барды. Чара традицион карачкы яндыру белән тәмамланды. Барлык кунакларны тәмле чәй, коймак һәм, әлбәттә, Нәүрүз боткасы белән сыйладык.