Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Әниемнең җылы кочагы

8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кич буе сәхнәдән ярату һәм рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Барлык хатын-кызлар, әниләр хөрмәтенә танылган шагыйрьләрнең шигъри юллары яңгырады. Бүген уллары һәм ирләре махсус хәрби операциядә катнашучы булган аналарга һәм хатын- кызларга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Матур җырлар, биюләр залда искиткеч кәеф һәм җылы атмосфера тудырды. Вакыт табып, бәйрәм чарасында катнаша алган һәркем яхшы кәеф белән кайтып китте.