Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Пошалым чаналары

Пошалымлылар гомер-гомергә чана, арба ясарга хирыс булган. Арба, чаналарны ясаучылар Югары Пошалым авылында яши. Электән ук кемдер арба, кемдер чана ясаган. Тарих битләрендә “XVIII йөз ахырында ук Пошалымның кайбер кешеләре Россия дәүләте һәм армиясе ихтыяҗларында урман әзерләгән, арба-чана һәм башка әйберләрне ясаган.  XIX гасырда Югары Пошалым авылында агачтан арба-чана, чиләкләр ясау һөнәрчелеге зур үсеш алган. XX гасырның 50нче елларына кадәр һөнәрчеләр үзләре җитештергән әйберләр белән кәсеп иткәннәр, базарлар гөрләп торган”, – дигән юллар бар.

Данлыклы “Пошалым чаналары”  белән танышу өчен Югары Пошалым авылында яшәүче  Шәрәфиев Фаил йортына юл тоттык. Ул безгә чана ясау турында сөйләде, ничек ясау серләре белән уртаклашты. Соңыннан шушы чаналар белән тауга барып, рәхәтләнеп тау шудык.