Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Мин кулыма китап алам»

Китапханә педагог һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Балалар китаплары битләрендә укытучы образы» республика акциясенә кушылды. Акцияне Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе  оештыра. Акциядә катнашып, Җәүдәт Дарзаманның "Җир авазы" китабыннан өзекләр, шулай ук укытучыга багышланган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдык.