Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Наркотикларсыз яшик!»

Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләр кулланган кешеләр янындв үзеңне ничек тотарга икәнен сөләшү,  наркотикларга каршы тискәре караш формалаштыру. Балаларга электрон презентация күрсәтелде, аның ярдәмендә алар наркомания, наркотиклар турындагы куркыныч саннарга күз салдылар. Яшүсмерләр сөйләшүгә актив кушылдылар, зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тәртибенә ничек тәэсир итүе турында мисаллар китерделәр, үз тормышларын алкоголь һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйландылар. Китапханәче белән бергә яшүсмерләр наркомания турындагы кайбер мифларның дөрес булмавын, “ЮК” дип  җавап бирә белүнең мөһимлеген, тормышта үзеңнең урының ныклы булсын өчен дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген кабат искә төшерделәр.