Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Туган телнең дусты бул!

Чара Туган тел көненә багышланган. Кичә барышында балалар дөньяда телләрнең күп булуын, телнең төрле кешеләр арасында аралашу коралы гына түгел, ә шулай ук һәр халыкның мәдәниятен, менталитетын, гореф – гадәтләрен һәм тарихын саклаучы булып торуын белделәр. Туган тел турында шигырьләр укылды, туган телдә җырлар җырланды. Туган тел турында мәкальләрне искә төшердек. Кичә кеше тормышында, җәмгыять тормышында телнең ролен күрсәтү, туган телгә һәм тугандаш халыклар теленә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.