Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Әкияттә - кунакта»

Балалар әкият дөньясы буйлап сәяхәткә чыктылар. Балаларга укылган әкиятләр буенча табышмаклар тәкъдим ителде һәм «Әкияттә - кунак» викторинасында катнаштылар. Викторина кысаларында «Бу кемнең портреты», «Әкиятне дөрес әйт», «Телеграмма», «Әкият авторын тап», һ.б. конкурслар үткәрелде. Шулай ук игелек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшердек. Балалар мультипликацион фильмнар карадылар, үзләренең яраткан әкиятләре һәм әкият геройлары турында сөйләделәр.