Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

"Каһарман Сталинград"

Катнашучылар  өчен  презентация ярдәмендә тарихи экскурсия ясалды. Чара барышында шәһәрне саклаучыларның батырлыклары турында сөйләдек: Бер төркем сугышчылар белән шәһәр үзәгендәге йортны 59 көн саклаган командир Я. Ф. Павлов, бер ай эчендә 225 немец офицерын юк иткән В. Г. Зайцев, үз гомере бәрабәренә совет солдатлары батальонына куркыныч тудыручы немец танкын туктаткан М. А. Паниках,  күкрәге белән амбразура каплаган кече сержант Сердюков, шулай ук үзе үлем белән көрәшкән вакытта да тешләре белән кысып элемтәне торгызган элемтәче Титаевларның батырлыгы балаларны битараф калдырмады.  Аннары «Мамай курган»ына  виртуаль экскурсия үткәрелде.

Чараның максаты: укучыларның Сталинград сугышы турында күзаллауларын киңәйтү, патриотлык, Ватанга мәхәббәт хисләрен формалаштыру, сугыш елларындагы кешеләрнең батырлыклары үрнәгендә үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү, өлкән буынга, истәлекләргә хөрмәт тәрбияләү.