Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

"Моя страна - Россия"

    11 июнь көнне китапханәдә Россия көне уңаеннан «Моя страна Россия» дип аталган интерактив уен уздырылды.  Балалар Россиянең истелекле урыннары белән уен рәвешендә таныштылар.

   Интерактив уенда катнашканда алар шәһәрләр, диңгезләр, океаннар, Россиядә үсә торган үләннәр, җәнлекләр турында кызыклы фактлар белделәр. Табышмакларга җаваплар эзләп, аларны Россия картасына дөрес итеп урнаштырдылар.

   Соңыннан балалар белән урамга чыгып төрле уеннар уйнадык, шулай ук «Что я знаю о России?» дип аталган викторина сорауларына җаваплар эзләдек.