Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Истәлеккә диеп китап яздым

Урта Пошалым авыл китапханәсендә авылдашыбыз, Югары Пошалымда яшәп иҗат итүче Ренат абый Шәрәфиевнең тәүге «Илһам чишмәм» дип аталган китабына презентация үтте.

Ренат абыйның шатлыгын уртаклашырга дип авылдашлары, дуслары, ерак юлны якын итеп туганнары килгән иде.

Аның шигырьләре гүзәл туган ягыбыз табигатен сакларга-яратырга, ата-аналарга игътибарлы, ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык-туганлыкның кадерен белергә өйрәтә.  Шуңа күрә дә аларны укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Кичәбездә аның шигырьләрен балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә укыды. Төрле яшьтәге кешеләр дә аның иҗатында үзенең күңел халәтенә туры килгән шигырьләрне таба ала. Кичә җырлар белән үрелеп барды. Ренат абый үзе дә шигырьләрен укыды, сорауларга җавап бирде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Ренат абыйның гаиләсе дә бик иҗади гаилә. Очрашуда чыгыш ясаган улы Рамил әтисенең шигырьләрен укып, гармуннарда сыздырып уйнады. Ә әтисенең сүзләренә Булат Шарипов көй язган “Зөһрә йолдызым” җыры тамашачылар өчен генә түгел, Ренат абый өчен дә бик күңелле сюрприз булды.

Очрашуга кунакка кайткан Казан дәүләт архитектура – төзелеш университеты мөгаллиме Фәрит Хуҗин да Ренат абыйның иҗатын яратуын сөйләп, аның шигырьләре белән шагыйрьләрне, җырчыларны да таныштыруын, Зөһрә  Сәхәбиева, Шамил Әхмәтҗанов кебек данлыклы җырчыларыбызның да Ренат абый иҗатына югары бәя бирүен әйтеп китте.

Ренат абыйның иҗатташлары, “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүче Факия Шәрәфетдинова, Гөлара Шәрипова, Дамир Нуриәхмәтов, Фәнис Тимашев та каләмдәшләренең иҗатын югары бәяләп, аңа чын күңелдән котлау сүзләрен җиткезделәр.

Чыгыш ясаучылар бик күп булды бу кичәдә: Үрнәк авыл җирлеге вәкиле Гөлшат Гыйләҗиева, Пошалым ветераннар советы  рәисе Роза Калимуллина, авылдашлары  ренат абыйны чын күңелдән котлап, аның үзләренең иң күңел түрләренә үткән шигырьләрен укыдылар, изге теләкләрен җиткезделәр.