Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Җырларымны кызганмыйча бүлештем...»

Татар дөньясы бөек шәхесләргә бик бай,  ул үзенен талантлы уллары һәм кызлары белән горурланып яши. Алар арасында үзенең  күңел байлыгы, тыйнаклыгы, олпатлыгы белән халык күңелендә мәртәбәле урын алган шагыйрь, драматург Илдар Юзеев та бар. Январь аенда аның тууына 90 ел тула, шушы датага багышлап, әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.