Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Холокост: помнить больно, забыть нельзя

Китапханәдә Холокост корбаннарын искә алдык. Шушы датаның килеп чыгу тарихы белән таныштык. Китапларга күзәтү ясалды, шулай ук шагыйрьләребезнең бу темага булган шигырьләрен укыдык. Әлеге датаның нигезе итеп совет гаскәрләре тарафыннан Сугыш елларында Польша территориясендә урнашкан Освенцимны азат итү көне алына. Кызганыч статистика күрсәткәнчә, Освенцим миллион ярымнан да ким булмаган гаепсез кешеләрне, шул исәптән хатын-кызлар һәм кечкенә балаларны һәлак иткән. Кайгылы бу дата Холокост корбаннары турында онытырга мөмкинлек бирми һәм бөтен дөнья гражданнарына аларны искә алу мөмкинлеге бирә.