Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Исемең матур –кемнәр куйган?

«Ак калфак» берләшмәсенең чираттагы очрашуы. «Исемең матур - кемнәр куйган? » дип аталган кичәдә катнашучылар игътибарына күргәзмә тәкъдим ителде. Исемнәрнең мәгънәләре турында сөйләгән, шулай ук татар әдәбиятында кеше исемнәре белән аталган китапларга күзәтү ясалды. Дин ягыннан нинди исемнәр кушу хәерле булганлыгы турында сөйләштек. Катнашучылар үз исемнәре, балаларына, оныкларына нинди исемнәрне кушу тарихы белән уртаклаштылар. Халкыбызның кеше исемнәре белән аталган җырларын тыңладык һәм бергәләп җырладык. Балалар үзләренә исемне сайлап ала алмый, шуңа күрә безнең бурыч аларга алдагы көннәрендә яшьлектә дә, картлыкта да ошый торган, мәгънәле исем сайлау һәм балаларыбыз - оныкларыбызга да шул фикерне җиткезү.