Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

"Яңа ел тарихы"

Китапханәдә "Яңа ел тарихы" исемле сторителлинг конкурсы игълан ителде. Сторителлинг - хикәя сөйләү аша мәгълүмат тапшыру ысулы. Безнең балалар Яңа ел алды көннәрендә яки яңа ел төнендә алар белән булган бик күп кызыклы  хәлләрне яздылар. Эшләр бик оригиналь, кызыклы иде, без аларны бик теләп укыдык. Иң кызыклы хикәяләүчеләргә дипломнар, ә барлык катнашучылар бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Конкурс балаларга үзләрен тылсымчы итеп тоярга һәм үзләренең язу сәләтләрен сынарга да ярдәм итте. Эшләр техник яктан бик төрле булса да, иң мөһиме - барлык хикәяләрнең дә  ахыры бәхетле тәмамланды, балалар да бик канәгать иде.