Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа елда – яңа җыр!

Программада биюләр, җырлар, әкият геройлары белән уеннар бар иде, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Тамаша башланнан  ук әкият геройлары   Кар бабай, бүре, куян балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумып, кызыклы конкурсларда катнаша алдылар. Кыш бабай белән Кар кызы барлыкка килү белән чыршы тирәсендә җыр-бию, әйлән-бәйлән башланды. Һәр бала үз һөнәрен күрсәтте, кызыклы уеннарда каттнашты. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар.