Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Минем яңа ел котлавым»

Яңа ел алдыннан китапханәдә «Минем яңа ел котлавым» дип аталган конкурс игълан ителде. Иҗади бәйгедә 6-12 яшьлек балалар катнашты. Конкурсның төп максаты - укучылар һәм китапханәнең иҗади берлеген булдыру, алар белән хезмәттәшлекне ныгыту, иҗади эш процессында үзара аралашу. Балалар «коллаж» техникасында эшләрен (кәгазь, тукыма, декоратив элементлар ярдәмендә) ясап, тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашкан барлык балалар да рәхмәт хатлары һәм бүләкләргә, ә җиңүчеләр дипломнарга лаек булдылар. Конкурстан соң китапханәдә рәсемнәр һәм теләкләр галереясе ачылды.