Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк...»

Китапханәдә инвалидлар көненә багышланган әдәби кичә узды. Бәйрәмнең тарихы, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, аларның казанышлары турында сөйләдек, тыңлаучыларга мондый кешеләргә карата сакчыл, игътибарлы һәм игелекле мөнәсәбәт кирәклеген җиткерергә тырыштык.

Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр игелек һәм шәфкатьлелек хакында сцйлщнгщн китаплар тәкъдим ителде.

Мөмкинлекләре чикле шагыйрьлә, Рушания Арсланова, Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Радик Мөхәммәтҗанов шигырьләрен укыдык. Алар барысы да, үзсүзлелеге һәм хезмәтне, тормышны яраткан кешеләрнең, мөмкинлекләре чикле булса да, күп нәрсәгә ирешә ала икәнен исбатлый алган.