Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Дөньялыкта берни эзсез калмый, гамәлеңә җиңел карама»

    Экологик десант вакытында  балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм табигатькә зыян китермичә матур итеп ял итү хакында аңлатма бирелде. Балалар белән иң актуаль темаларның берсе - Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигать турында сөйләшү алып барылды. Шулай ук балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук чистарту эшләре алып бардылар.