Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Безнең гаилә – тату гаилә»

     15 майда билгеләнеп үтелүче Халыкара гаилә көненә багышлап конкурс үткәрелде. Сафиннар, Шавалиевлар, Юсуповлар  гаиләләре сәхнәгә чыгып төрле конкурсларда осталыкларын күрсәттеләр.

       Гаилә - дәүләтнең нигезе, ә гаиләгә мәхәббәт учагы көч-куәт биреп тора. Бу парлар үзләренең ничек танышулары турында сөйләде, алып баручылар әзерләгән биремнәргә җавап бирде, бәби төрә белүләрен дә күрсәтте, бишек җырын да искә төшерделәр. Очрашу кичәсе бик күңелле узды.