«Һәр баланың хокукы бар»
1989 елда 20 ноябрь көнне БМО Генераль Ассамблеясе бик мөһим документ – Бала хокуклары конвенциясе кабул итә. Хокукларының бозылуын тойган балага нишләргә? Әлбәттә, нәниләр берничек тә үзен яклый алмый. Аларның нинди хокуклары һәм бурычлары бар, хокуклары бозылганда кая мөрәҗәгать итәргә – балалар белән уен формасында шул темага сөйләшү үткәрдек.