«Җиңү язы хәтердә...»
Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан сугыш чоры балалары – тыл ветераннары белән очрашу булды. Алар туганнарын сугышка озату, фронттан хатлар көтү, сугыш чоры авырлыклары турында сөйләделәр. Бу очрашу бик файдалы булды: икмәк кадерен, өлкәннәрне хөрмәтләргә кирәклеген тагын бер кат искә төшердек, аларга олы рәхмәтебезне белдердек.