Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бәйрәмнәрдә чагыла халкым рухы»

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне.Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма би­релгән: толерантлык (латинча tolerantia — түземлелек) — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түзем­лелек. Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык – чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата тү­землелек” дип бирелә. Шушы көн уңаеннан Югары Пошалым мәктәбендә укучылар белән " Милли мәдәният сәгате" уздырылды. Балалар "Толерант - латин сүзе, түземлек, сабырлык, кешенең милләтенә, фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау физик һәм дини үзенчәлекләрен хөрмәт итү, игътибарлы булу дигәнне аңлата" дип истә калдырдылар һәм тормыштан бихисап күп мисаллар китерелде.
Бу мәктәптә ике төрле милләт балалары ( татарлар һәм тадҗиклар) бергә укый. Без алар белән ике милләтенең дә уртак һәм аерым булган бәйрәмнәре, йолалары турында сөйләштек. Балалар үз милләте халыкларының милли бәйрәмнәре турында сөйләделәр, милли ризыклары рецептлары белән уртаклаштылар. Фольклор әсәрләрендәге уртак һәм аерым геройлар белән таныштык.

Нинди илдә яшәвебезгә, нинди тире төсенә, нинди дин тотуыбызга карамастан, дөньяда үзара аңлашу һәм бер-беребезгә карата игелекле мөнәсәбәт хөкем итәсе килә бит. Башка кешеләрне хөрмәт итеп, без иң элек үзебезне хөрмәт итәбез. Шуңа күрә үзара дус, тату яшәү һәр кеше өчен бик кирәкле икәнлеге турында, үзара аралашып яшәүнең бик кирәк дип нәтиҗә ясадык.