Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Игелек орлыклары чәчегез, бәхет орлыклары игәрсез!

Көзге игелек атналыгы кысаларында хәйрия ярминкәсе үтте. Көз - табигатьнең сихри матурлыгын гына түгел, мул уңыш та бүләк итүче искиткеч алтын чор. Авылдашларыбыз үзләренең бакчаларында булган уңыштан, үзләре җитештергән продукциядән өлеш чыгардылар, кул эшләрен алып килделәр.  Ярминкәдә сатылган товарлардан 3500 сум акча тупланды. Ярминкәдән кергән 3500 сум акча һәм күчтәнәчләр мөмкинлеге чикләнгән бала Шакуров Ришатка тапшырылды.