Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Чәйләрегез тәмле булсын»

"Ак калфак" хатын - кызлар клубының чираттагы очрашуы.

Чәйнең барлыкка килү тарихы, аның файдалы үзенчәлекләре белән таныштык, , чәй белән бәйле мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшердек.Эчемлекнең файдасын, чәй этикеты, аны пешерүдә кулланыла торган савыт - сабалар турында да сөйләштек. "Чәйләрегез тәмле булсын!" дип аталган, татар халкының чәй пешерү, эчү традицияләренә багышланган күргәзмзгә обзор ясалды. Һәм әлбәттә инде үзебез үстергән яки җыйган зәңгәр мәтрүшкә, бөтнек, мелиссалы үлән чәе пешереп, бергәләп чәй дә эчеп, алдагы көнгә планнар төзедек, авыл яңалыклары белән уртаклаштык.