Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Бар бит әле минем кешеләргә, Гүзәл гөлләр бүләк итәсем»

Өлкәннәр өчен «Бар бит әле минем кешеләргә, Гүзәл гөлләр бүләк итәсем» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә мәдәният йорты коллективы белән берлектә әзерләнде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән исәнлек-саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге теләкләрен ишеттеләр. Бәйрәмнең дәвамы чәй табыны иде, алар рәхәт аралаштылар, яшь елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар. Кичәдә кунакларга бәйрәмгә багышланган әдәби — музыкаль композиция күрсәтелде, анда шигырьләр, җырлар яңгырады.