Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Уян кеше, табигать сиңа дәшә!

Чара башында китапханәче балалар белән экологиянең нәрсә икәнлеге, әйләнә-тирә мохит проблемалары һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш кирәклеге турында әңгәмә үткәрде. Аннан соң балалар экологик сукмак буйлап сәяхәткә киттеләр. Экологик сукмак - ул безнең авыл буенча табигатьне өйрәнү, җәнлекләрне һәм кошларны, агачларны һәм үләннәрне сакларга өйрәткән маршрут. Балалар, агач кисүдән, янгыннан, сулыкларның пычрануыннан, һаваны төтен белән агуланудан, чүп-чар белән агулану- болар барсы да, җәнлек һәм кошларны юкка чыгаруга китерә, димәк без шулай итеп үзебезгә дә зыян ясыйбыз дигән нәтиҗә ясадылар. Табигатькә ярдәм итү өчен балалар экологик сукмактан уздылар һәм кешеләр ясаган хаталарны төзәттеләр: дару үләннәре белән таныштылар, чишмә территориясен тәртипкә китерделәр.