Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Белем алыйм дисәң ни чаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.

       Елдагыча, яраткан язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне алдыннан конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды.

           Конкурста 1 - 5 класс укучылары катнашты. Алар татар язучыларының иҗатына кагылышлы сорауларга җавап эзләделәр, үзләре яраткан әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр ясадылар. Кулдан үз китапларын эшләделәр. Шулай ук экология, табигатьне саклау темасына багышлап бик матур, мәгънәле шигырьләр, хикәяләр иҗат иттеләр.

            Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларга мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырылды.