Россия – минем Ватаным
Балаларның безнең ил турында белемнәрен ныгыту максатыннан балалар өчен «Россия – минем Ватаным» дигән интерактив уен үткәрелде. Китапханә фондында булган интерактив программа ярдәмендә балалар китаплардан югалган сәхифәләрне таптылар - рус әкиятләре һәм былиналары персонажларын ачыкладылар, табышмаклар чиштеләр һәм тиешле объектларны (файдалы казылмалар, таулар, Россия халыкларының кием-салымнары һ.б.) Россия картасына урнаштырдылар. Интерактив уен патриотик юнәлешкә ия һәм балаларда уен аша танып-белүне үстерә һәм тәрбияли.