Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Үзе бәйрәм - балачак!

1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә бәйрәм үткәрелде. Балалар спорт эстафеталарында, викториналарда һәм уеннарда актив катнаштылар. Шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйтештеләр, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, викторинада катнаштылар. Тере чәчәкләрдән тәкыя үрү буенча мастер  - класс та үткәрдек. Соңыннан балаларны җәйге каникуллар китапханәгә йөрергә һәм китап укырга онытмаска чакырдык,чөнки китапханәдә балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар җитәрлек.